Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Мин татарча, саф татарча Җырлыйм, көйлим, сөйләшәм.

Сөрде авыл китапханәсендә "Россия халыкларының мәдәни мирасы" елына 15 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә башлангыч сыйныф укучылары белән "Мин татарча, саф татарча Җырлыйм, сөйләшәм" шигърият сәгате узды. Китапханәче Вәлиева Альбина туган телебезне саклау турында сөйләде һәм "Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Башлангыч сыйныф укучылары туган телләре турында шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук төрле биремнәр, кроссвордлар,табышмаклар бар иде. Без туган телгә мөнәсәбәтебезне шигъри юлларда белдерәбез. Ана теле аша алган белем һәм күнекмәләр гомер буе хәтердә саклана. Чөнки балачактан ук өйрәнгән туган тел кешенең йөрәген шигърият белән генә тутырмый, анда милли горурлык хисе дә уята. Безнең телебез матур. Әгәр дә Милләт телне куллануны туктатса, ул юкка чыгачак. Безнең бурыч-халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу.