Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

«У нас единая планета , у нас единая семья»

16 ноябрь – Халыкара толерантлык көне. Бу көн хөрмәтенә 19 ноябрьдә 20.00 сәгатьтә Сөрде авыл китапханәсендә «У нас единая планета, у нас единая семья» сәяхәт- күзәтү үткәрелде. Әдәбиятта толерантлык темасын ачучы бик күп китаплар бар. Бу китаплар белән танышу презентация ярдәмендә узды, китапханәче Вәлиева Альбина бу көннең тарихы турында сөйләде һәм укучылар өчен «мин Толерантмы икән»дигән темага тест тәкъдим ителде. Кечкенә " ассоциатив рәт»конкурсы булды. "Толерантлык» сүзләреннән толерант кешегә хас характер сыйфатын атарга. Чара ахырында китапханәче укучыларга берничә файдалы киңәш бирде. Без барыбыз да төрле милләт балалары, ләкин уртак тел, уртак кызыксынулар табарга, бер-беребезгә Дус булырга тиеш. Онытма, без барыбыз да төрле, ләкин без тигез!