Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Ярата идек сине, Кояш апа!"

Язучы-прозаик Кояш Закир кызы Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә ун сыйныф тәмамлаганнан соң, 1954-1959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аннары егерме елга якын берөзлексез "Азат хатын" ( хәзерге "Сөембикә" ) журналары редакциясендә: башта - әдәби хезмәткәр, соңыннан бүлек мөдире булып эшли. 1979-1982 елларда ул "Казан утлары" журналының җаваплы секретаре хезмәтендә. 1983-1993 елларда шул ук журнал редакциясендә бүлек мөдире вазифаларын башкара.
Сөрде авыл китапханәсендә Кояш Тимбикованың тууына 85 ел тулуга багышланган "Ярата идек сине, Кояш апа" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Язучының иҗаты белән якыннанрак танышу өчен китапханәсендә көтеп калабыз.