Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Урау юллар илтә бәхеткә"

20 нче май көнне Сөрде авылы китапханәсендә,  шагыйрә һәм тәрҗемәче, Татарстанның журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы Флера Габдрахман кызы Тарханова иҗатына багышланган "Урау юллар илтә бәхеткә" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Флера Габдрахман кызы Тархановага 25 нче май көнне 70 яшь тула. Аның көндәлек матбугатта һәм күмәк нәшпият басмаларында әдәби тәрҗемәләре, очерк-хикәяләре һәм шигырьләре басылып чыга. Мәхәббәт, яшьлеккә багышланган, милләт язмышы турында борчулы уйланулы лирик шигырьләр, балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр яза. Әсәрләрендә әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләләрен күтәрә. Шигырьләренә композиторлар көйләр яза. Бүгенге кичәдә балалар өчен язылган "Алтын уклар", "Карлыган белән чия", "Серле дөнья исемле китаплары белән якыннан таныштык. Кызыклы табышмакларына җаваплар эзләдек. Балаларга бигрәктә "Алтын уклар" әкияте ошады.