Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Миңа бүген 18"

Бүген Сөрде мәдәният йортында, безнең яшь сәхнә йолдызыбыз Дима Пиговаевның 18 яшь тулган көне уңаеннан, бик матур "Миңа бүген 18" дип аталган бәйрәм кичәсе булды. Диманы хөрмәтләп, котларга күрше-тирә авыллардан да бик күп кешеләр килгән иде. Диманың сәламәтлеге чикле булуга карамастан, аңа Аллаһы Тәгалә, талантны өеп биргән. Әнисе Наташа бүгенге көндә Диманың уң кулы, аның ярдәмчесе. Димага алдагы көнендә сәламәтлек, яңадан-яңа үрләргә менеп, зур дәрәҗәләргә ирешергә насыйп булсын дигән теләктә калам.

Дөньяда һичбер җиңү дә
Бирелми җиңел, ансат:
Акны ак дип әйтергә дә
Батырлык кирәк кайчак.
Фәнис Яруллин