Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Башваткычлар дөньясында"

10 октябрь көнне Сөрде авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Башваткычлар дөньясында" дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. 1 тур. "Җомак әйтәм- җавап тап" дип аталды. Укучылар табышмаклар чиштеләр. 2 тур. "Сорау миннән - җавап сездән" турында 15 секунд эчендә бирелгән сорауларга җавап эзләделәр. 3 тур "Серле кунак" дип аталда. Монда ике командага да эш бирелде. Иҗекләр арасында яшеренгән сүзне табып язырга кирәк иде.. Бу эшне дә балалар зур кызыксыну белән эшләделәр. 4 тур. Шарадалар. Шигъри башваткычка җавап эзләделәр. 5 турда "Кем җитез" дигән бирем аша мәкальләрне дәвам итергә кирәк иде. Ике команда да бик тырышып биремнәрне башкарып чыктылар. Балаларга истәлек бүләкләр таратылды.