Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Хезмәт чыныктырган буын"

БүгентБүген 8 нче октябрь көнне Сөрде мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, кадерле өлкәннәребезгә багышланган бик матур кичә булды. Кичәбезгә балалар үзләренең дәү әниләре белән тәмле бәлешләр, кош телләре, коймаклар, вак бәлешләр пешереп алып килгәннәр иде. Бәйрәмебез чәй өстәле янында, җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Өлкәннәребезгә китапханәдә "Хезмәт чыныктырган буын" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бәйрәмебездә алтын туйларын билгеләп үтүче, безнең сәхнә ветераны Наил абый белән Рәмзия апа да бар иде. Аларны шушы матур бәйрәмнәре белән котлап, җыр бүләк иттек. Бәйрәмебез бик күңелле, күтәренке рухта үтте.