"Сәламәтлекне сатып алып булмый"
11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Шул уңайдан, 10 сентябрь көнне Сөрде авыл китапханәсендә "Сәламәтлекне сатып алып булмый" исеме астында яшьләр белән әңгәмә уздырылды.