Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Татарстан - минем Республикам"

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Сөрде авыл китапханәсендә "Татарстан - минем Республикам" исеме астында укучылар өчен викторина үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Шулай ук укучылар өчен "Мин яратам сине Татарстан" исемле китап күргәзмәсе һәм "Казан каласы - таш кала" дигән презентация күрсәтелде.