Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Сугыш эзләреннән..."

4 нче май көнне Сөрде авылы китапханәсе, Самара өлкәсе балалар китапханәсе оештырган "Читаем детям о войне" дип исемләнгән VIII халыкара акцияcендә катнашты. Балаларга "Сугыш эзләреннән" исеме астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Сугыш темасын чагылдырган Фатих Кәримнең "Ант","Ватаным өчен", "Совет солдаты", Муса Җәлилнең "Җырларым", "Кичер илем", "Кызыл ромашка"  шигырьләрен һәм "Дети - герои Великой Отечественной войны" китабыннан Марат Казей турында язылган хикәясен укыдык.