Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Компьютерның сәламәтлеккә йогынтысы"

       Бүгенге заманда телефонсыз, компьютерсыз тормышны күз алдына да китереп булмый. Хәзер ата-ана балалар бакчасына йөргән сабыена да компьютер алырга тырыша.  Мәктәп укучысына заман техникасын өйрәнмичә мөмкин дә түгел. Хәтта көндәлекнең дә электрон вариантына күчтек. Тик әти-әниләре эштә вакытта балаларның көн буе компьютер артында утырулары хафага сала.  Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы, шул исәптән компьютер да, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Компьютер белән саксыз эш иткәндә бигрәк тә күз авырулары, буыннар сызлау, баш авырту, психик тотрыксызлык, һава чисталыгын тәэмин итүче җиңел ионнарның сирәгәюе, виртуаль чынбарлык белән мавыгу «чире» һ.б. шундый тискәре факторлар күзәтелә. Укучыларда әлеге билгеләрне кисәтү максатыннан, 12 август көнне Сөрде авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Компьютерның сәламәтлеккә йогынтысы" исеме астында әңгәмә узды. Укучылар белән "Компьютер дусмы, дошманмы?" исемле презентация ярдәмендә, компьютер белән эшләгәндә сәламәтлек өчен зыяны һәм аны булдырмас өчен нинди күнегүләр кулланырга кирәклеген ачыкладык.