Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Серле дә сихри дә - ул китап".

9 нчы август көнне Сөрде авылы китапханәсендә "Серле дә сихри дә - ул китап" дип исемләнгән мәктәп укучылары өчен конкурс уздырылды. Китапханәбезгә балалар өчен бик матур эчтәлекле китаплар даими кайтып тора. Араларында төрле башваткычлар, ребуслар, кроссвордлар туплап бирелгәннәре дә бар. Без бүген шул китаплардан балалар өчен конкурс оештырдык. Төрле биремнәрне, мисалларны, ребусларны балалар бик яратып чиштеләр. Шулай ук китаптагы QR-код ярдәмендә кереп уеннар уйнадык.