Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Өйнең яме әни белән!"

28 нче ноябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Өйнең яме әни белән” исемле әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Җир йөзендәге иң кадерле, иң изге кеше әни турында бу кичә. Әни, әнкәй... Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары  белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак та, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч – дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебез дә әниләрнең иҗтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан № 120 номерлы карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 29 нчы ноябрь көненә туры килде. Бәйрәмебез башланыр алдыннан укучыларыбыны китапханәдә “Әниләргә кылган изгелекләр ачар безгә оҗмах ишеген” дип исемләнгән китап  күргәзмәсе белән таныштырып кителде. Әниләргә багышланган бик күп матур китапларыбыз бар, аларны укырга киңәш ителде.  Кичәбез әниләргә багышланган матур җырлар, шигырьләр, күңелле мизгелләр, биюләр белән үрелеп барды. Шулай ук “Чулпы” фольклор ансамбль чыгышын да тамашачыбыз бик яратып кабул итте. Арчадан авылдашыбыз Зиннур Тимергалиев та кайткан иде. Ул залда утырган барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, үзенең әниләргә багышлап язылган шигырьләрен укып китте.