Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Табигать - безнең дустыбыз!"

Сөрде авыл китапханәсендә "Табигать - безнең дустыбыз" исеме астында викторина уены үткәрелде.  Максатыбыз балаларга экологтик тәрбия бирү, табигать турындагы белемнәрен киңәйтү, хәтерне, уйлау, фикерләү сәләтен үстерү, туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш, кызыксынучанлык тәрбияләү иде. Викторинабыз 6 турдан торды. 1 тур "Елның 4 фасылы" дип аталды. Бу турда ел фасыллары турында табышмаклар  әйтелде. Һәр ике команданың да фикерләрен тыңлап үттек. 2 тур "Бу яфрак кайсы агачтан; 3 тур "Үсемлекләр дөньясы; 4 тур -  Җәнлекләр, кош-корт, бөҗәкләр..". Бу турда балалар белән табышмаклар чиштек.. 5 турда "Кызыл китаптан моң-зар". Кызыл китапка кертелгән кертелгән үсемлекләр, хайваннарны бирелгән тест ярдәмендә таптык. 6 тур "Табигать сагында" дип аталды.  Биредә табигатьне саклау кагыйдәләре белән таныштык. Шулай ук укучыларга "Табигать язмышы - безнең язмыш! исемле күргәзмә төзелеп аңа обзор ясалды.