Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Алар безгә юлдаш түгел"

Сөрде авылы китапханәсендә 27 июнь көнне "Алар безгә юлдаш түгел!" исеме астында наркотикларга багышланган ачыктан-ачык әңгәмә (открытый диалог) узды. "Язган гомер - булмасын күмер!" дип исемләнгән күргәзмә-кисәтү ясалып, укучыларыбызга тәкъдим ителде. "Наркотикларга - юк!" исемле презентация күрсәтелеп, укучыларны наркотикларның төрләре, аны кулланган кешеләрнең нинди аянычлы хәлләргә барып җитүе турында сүз алып барылды. Укучылар үзләре дә бик теләп кызыксынган сорауларын бирделәр. Аларга җавап итеп төрле мисаллар китерелде. Аннары укучылар белән авылыбыз фельдшере Шигапова Ләйлә апалары янына кереп, аның да киңәшләрен алып чыктык. Балаларыбызны, якыннарыбызны бу куркыныч афәттән саклыйк. Аңа каршы бергәләп көрәш алып барыйк.