Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Китап хәтерендә сугыш мизгелләре"

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Сөрде авылы китапханәсендә "Китап хәтерендә сугыш мизгелләре" исемле әдәби мәйдан үткәрелде. 22 июнь-ил тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе. Бу датаны без ел саен авыр сугыш кичергән, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәш кырларыннан кайтмаган кешеләр турында хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Бу көн фашистлар ихтыярында җәзаланган, тылда ачлык-ялангачлыктан вафат булган барлык сугышларда һәлак булганнарны искә төшерә. Без ул авыр елларда үз Ватаныбызны саклап, изге бурычын үтәгән һәркемгә кайгы-хәсрәтебезне уртаклашабыз. Шул уңайдан Сөрде авыл китапханәсе "Китап хәтерендә сугыш мизгелләре"дип исемләнгән әдәби мәйданчык үткәрде. Беренче өлеш китапханәдә үтте. Балаларга "Безнең тарихыбызның истәлекле даталары", Россия тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн турында сөйләде. Ветеран-геройларыбызны искә төшерделәр. Күргәзмә белән таныштырды. Йомгаклау өлеше һәйкәл янында узды, монда без шәм кабыздык