Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Читаем Пушкина"

Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Аның әкиятләре белән без әле укырга өйрәнмичә таныша башладык. Сөрде авыл китапханәсе Пушкинның иҗатына һәм  китапларыннан торган «Читаем Пушкина» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте һәм укучыларга күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Күргәзмә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган. Теләге булган һәркем шагыйрьнең яраткан шигырьләрен ишетү белән укый алачак. Шулай ук Без "Пушкинны бергә укыйбыз" XII төбәкара акциясенә дә кушылдык.