Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Сабантуйга бүләк җыю" йоласы

Авылларыбызда милли бәйрәм - Сабантуйга әзерлек бара. 4 июнь көнне Сөрде авылында, борынгы йола, гореф-гадәтләргә туры китереп Сабантуйга бүләк җыю йоласын уздырдык. Хөрмәтле авылдашларыбыз! Сабантуй бәйрәме өчен биргән бүләкләрегез, бүләк җыючыларны хөрмәтләп каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт Сезгэ.
Сабантуйлар котлы булсын! Күңелләргә яшәү дәрте, йортыбызга иминлек, дөньяга тынычлык иңдерсен, балаларыбызның йөзләрендәге шат елмаюы беркайчан сүнмәсен-сүрелмәсен.