Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Каләмендә зәңгәр кичләр"

4 июнь - Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллинага 75 яшь тулу уңаеннан, Сөрде авылы китапханәсендә, язучының тормышына, иҗатына багышланган "Каләмендә зәңгәр кичләр" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәдә язучының балалар һәм киң катлам укучылар өчен язылган китаплары, язучы турында төрле елларда басылган мәглүматлар тупланган папка-кулланма урын алды.
Күргәзмә белән якыннан танышу өчен Сөрде авылы китапханәсенә рәхим итегез.
Эльмира Шарифуллина — күренекле татар шагыйрәсе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). Саҗидә Сөләйманова (2014), Абдулла Алиш (2021), Каюм Насыйри (2022) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. 1985 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.