Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Балачак бәйрәмнәре"

3 июнь көнне Сөрде авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә,  "Балалачак бәйрәмнәре" дип исемләнгән бәйрәм кичә уздырды. 1 июнь Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн балалар өчен – һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт. Соңгы еллардагы традициябезгә тугъры калып быел да балалар белән бу бәйрәм көнен табигать кочагында күңелле уеннар уйнап, флешмоблар уздырып, шаярып, табышмаклар әйтешеп уздырдык.