"Тыйнаклык - татар хатын-кызының бизәге"
30 нче май көнне Сөрде авылы китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсе катнашында "Тыйнаклык - татар хатын-кызының бизәге" дип исемләнгән яулык бәйләү серләре буенча мастер класс күрсәтелде. Безгә ярдәмгә килгән Чулпан Салиховага бик зур рәхмәт әйтәсебез килә.