Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Сакта торам ил чигендә"

28 нче май көнне Сөрде мәдәният йорты белән берлектә, Чик сакчылары көне уңаеннан, "Сакта торам ил чигендә" дип исемләнгән тематик кичә үтте. Кичәгә авылыбыздан ил чигендә хезмәт куйган ир-егетләребез чакырулы иде. Алар Насыйров Рим, Тимергалиев Зиннур. Алар балаларга үзләренең хезмәтләрен сөйләделәр, чик сакчысының бурычлары белән таныштырып үттеләр. Шулай ук балаларга чик сакчылары турында төшерелгән видеоролик күрсәтеп , бу хезмәтнең никадәр җаваплы икәнен төшендерергә тырыштык.Кичәбез җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Очрашуга килгән авылдашларыбызга, балаларга зур рәхмәт әйтәсебез килә.