Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Җиңү көне бу дөньяның яңадан туган көне"

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын!".
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Җиңү көне бу дөньяның яңадан туган көне" дип исемләнгән тарихи-әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичә сугышчан җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Китапханәче башкорт язучысы Рафаэль Сафинның "Кыр казлары" шигырен сөйләде. Ильгиз Зәйнуллинның "Арбалы хатыннары" спектакленән куелган өзек берәүне дә битараф калдырмады.