Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Матбугат һәм китап дөньясында"

22 нче апрель көнне бөтен ил буйлап, ел саен узыдырыла торган “Библиотөн” акциясе старт алды. Шул уңайдан Сөрде авылы китапханәсендә киң катлам укучылар өчен “Матбугат һәм китап дөньясында” исемле информация сәгате үткәрелде. Китап укучыларны, китапханәгә килгән газет-журнал яңалыклары һәм яңа гына кайткан китаплар белән таныштырып үттек. Журнал битләрендәге мәкаләләр турында фикер алыштык.