Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Җиңү килде, җирне нурга күмеп"

7 нче май көнне Сөрде авыл җирлегенә кергән мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре Түбән Оры һәм Кзыл Яр авылларында, Җиңүнең 77 еллыгына багышланган әдәби-тарихи кичә оештыруда катнашты. Кичә Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәкәл каршында барды. Бәйрәм җыр-биюләр, сугыш турында язылган шигырьләр белән үрелеп барды.