Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

Сөрде авылы китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз"  дип аталган Халыкара акциягә кушылды. Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, "Читаем детям о войне" дип исемләнгән  күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Сугыш турындагы китаплардан төзелгән презентация тәкъдим ителде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар. Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдык.