Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Һәр укучыга - Георгий тасмасы"

6 майдан 8 майга кадәр Бөек Җиңү көне алдыннан Сөрде авылы китапханәсендә "Һәр укучыга - Георгий тасмасы" дип исемләнгән патриотик акция үткәрелде. Бу көннәрдә китапханәдә булучыларга ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы - Георгий тасмасы тапшырылды. Китапханә кунаклары әлеге акциягә бик теләп кушылдылар.