Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Тукай иленә сәяхәт"

26 апрель - Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел!. Шул уңайдан Сөрде авылы китапханәсендә, мәктәп укучылары өчен "Тукай иленә сәяхәт" исемле викторина үткәрелде. Викторинаның максаты итеп, укучыларның Г.Тукай иҗаты һәм тормыш юлы турындагы белемнәрен ныгыту. Яңа мәгълүматлар бирү. Сәнгатьле сөйләү, фикерләү сәләтен үстерү. Шагыйрьнең иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү, милли хис уяту иде. Викторина 4 тукталышта үтте. Беренче тукталышта Шагыйрьнең балачак иле,Икенче тукталышы "Әкиятләр илендә", ә өченче тукталыш "Шигъят яланы" тукталыш", Дүртенче тукталыш"Табышмаклар иле" дип аталды. Барлык укучылар да бик актив катнашып утырдылар. Тукайның китапдарыннан, мәкаләләреннән һәм  истәлек-папкалардан торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде