Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Офыктагы ал таң яктысыннан Карап тора Тукай күзләре..."

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына быел 136 ел тула. Шул уңайдан, Сөрде авылы китапханәсендә "Офыктагы ал таң яктысыннан Карап тора Тукай күзләре..." исеме астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә Габдулла Тукайның китаплары, аның турында матбугатта бастырылган мәкаләләр, истәлек-папкалар урын алды. Күргәзмә белән танышу өчен Сөрде авылы китапханәсенә рәхим итегез.