Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“ Шаулап килгән язгы гөрләвекләр...”

27 нче март көнне  Сөрде авылында барлык катлам китап укучылар өчен, Сөрде авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә “ Шаулап килгән язгы гөрләвекләр...” дигән исем астында  Нәүрүз бәйрәме уздырылды.

Бәйрәм матур концерт номерлары, театральләштерелгән өзекләр белән үрелеп барды. Кунаклар “карга боткасы”, кыймак белән чәй эчтеләр. Чара катнашуларда да, карап утыручыларда да  җылы һәм якты тәэсир калдырды.