“Салават күпере кебек балачак китаплары”
3 нче апрель көнне Сөрде авылы китапханәсендә Халыкара балалар китабы көне уңаеннан мәктәп укучылары өчен, “Салават күпере кебек балачак китаплары” исеме астында әдәби сәгать үтте. Укучыларга китапханәгә кайткан өр-яңа, табадан гына төшкән салават күпере кебек төсле-төсле балачак китаплары тәкъдим ителде. Китапны саклау, аны кадерләп тоту турында кагыйдәләрне презентация ярдәмендә искә төшердек. “Иң күп китап укучы” номинациясендә җиңүчеләрне билгеләп, аларга истәлекле бүләкләребезне тапшырдык.