Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

«Исәнмесез, кошкайлар!”

1 нче апрель Халыкара кошлар көне уңаеннан Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен “Исәнмесез, кошкайлар!” исемле викторина уены үткәрелде. Укучыларга “Канатлы дусларыбыз” исеме астында китап күргәзмәсе һәм презентация  тәкъдим ителде. Укучылар белән ике командага бүленеп, кошларга багышлап төзелгән биремнәр буенча ярыш уздырдык. Табышмаклар, серле шигырьләр һәм  кошларга багышланган кроссвордлар чиштек. Ике команда да укучылар бик тырышлар булдылар. Дуслык җиңде.