Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Болгарга сәяхәт”

14 нче март көнне Сөрде авылы китапханәсендә “Болгарга сәяхәт” дигән исем астында башлангыч сыйныф укучылары өчен тематик сәгать булып узды. Болгар – ул Идел Болгарстанының башкаласы, Алтын Урда дәүләтенең зур шәһәрләренең берсе. Идел Болгарстаны дип безнең бабаларыбыз яшәгән дәүләтне атаганнар.

Болгар шәһәре Спас районында Идел елгасы яры буенда урнашкан. Ул башкалабыз Казаннан 140 км ераклыкта гына. Бу шәһәрне исемнәре бик күп булган. Башта аны Спасск, Спасск-Татарский, Куйбышев дип йөрткәннәр. Ә Болгар дигән исемне аңа 1991 нче елда гына бирәләр.

Әлеге чараның максаты булып, балалар үз тарихларын онытмаска һәм үзләренең үткәннәрен һәрвакыт истә тотарга тиеш.