Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Алтын җептән бизәкләр"

Элек-электән һәр милләт үзенен кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горуланган.  Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнен мөһим бер чарасы булып тора. Бездә “Алтын җептән бизәкләр “ дигән тема астында Ак калфак берләшмәсе хатын-кызлары һәм мәктәп укучылары белән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрдек.Очрашу барышында хәзерге һәм борынгы чигү алымнары турында фикер алыштык. Авылыбызнын мөхтәрәм әбиләре үзләренә ядкар булып килгән намазлыкларының чигү алымнары белән таныштырып киттеләр.Очрашу бик җылы һәм эчтәлекле узды, укучылар бу алымнарны кулланып чигәргә өйрәнү теләге белдерделәр.