Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

«Туган – үскән җир ул иң төп мирас, дәвамы ул гомер юлының!”

27 нче февраль көнне  Сөрде авылы китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен, Сөрде авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә, 2022 нче ел – Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игьлан ителгән хөрмәттән ел белән танышу булып узды.  Аның максаты – илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, этномәдәни күпкырлылыкны саклап калу. Элеге уңайдан китапханәбездә китап күргәзмәсе һәм мәдәният йортында урнаштырылган күрәзмәләр белән укучыларыбызны таныштырып үттек.