Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Табигать дөньясында"

23 нче март көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен, Экология елына карата “Табигать дөньясында” дип исемләнгән шәфкатьлелек дәресе үткәрелде. Дәресебезнең максаты укучыларда туган як табигате белән горурлану хисе тәрбияләү; табигатьне   саклау юлларын ачыклау, бергәләп шул проблемалар өстендә эшләү бурыч итеп алынды.

         Укучыларга “Туган ягым – гүзәл җирем” исеме астында төзелгән китап күргәзмәсе, “Табигать – уртак йортыбыз”  дигән презентация һәм табигатьне саклау темасына видеороликлар тәкъдим ителде. Укучылар белән бергәләп табигатьне саклау темасына сорауларга җаваплар эзләдек.

Табигатьне саклау, аны киләчәк буынга саклап тапшыру - һәрберебезнең гражданлык бурычы. Табигать - безнең уртак йортыбыз.Үз йортыбызны ничек яратабыз, саклыйбыз, табигатьне дә шулай ук яратырга, сакларга, аңа рәхмәтле булырга кирәк дигән фикер белән яшәсәк иде.