Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Әдәп-әхлак иман сагында"

18 нче март көнне Сөрде авылы мәчетендә Татарстанның баш Казые, Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу булды.Заманыбызның күренекле дин әһеле Җәлил хәзрәтнең ике сәгатькә сузылган вәгазе кешене кеше иткән сыйфатларга багышланды. Акыл, дин, оят һәм изге гамәлләр кешеләрне җир йөзендәге башка тереклек ияләреннән өстен иткән. Вәгазь тыңларга күрше-тирә авылларның имамнары һәм мөселманнары да килгән иде.Китапханәче Альбина Вәлиева барлык килгән мөселманнар өчен "Әдәп-әхлак иман сагында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Җәлил хәзрәтнең вәгазе тәмамланганнан соң, авылыбызның имамы Рәшит хәзрәт, бөтен авыл халкы исеменнән, ерак араларны якын итеп килеп, безгә шушындый тәрбияви вәгазе өчен Җәлил хәзрәткә рәхмәтләрен белдерде. Һәм  мондый очрашулар дәвамлы булсын иде дигән теләк белән сүзен тәмалады.