Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Яңа елны көткәндә”

30 декабрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында, Сөрде авылы китапханәсе белән берлектә, барлык катлам укучылар өчен “Яңа елны көткәндә” дип исемләнгән  яңа ел тамашасы үткәрелде.

Бәйрәмне әкият геройлары бизәде: Кыш бабай белән Кар Кызы, Убырлы карчык, елның символы Тигр. Килгән кунакларнын күңелен күтәрделәр.

Бәйрәм җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды.