“Калфак – хатын-кызнын йөз күрке”.
23 сентябрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә “Калфак – хатын-кызнын йөз күрке” дигән исем астында ,татар баш киеме калфак ясау-тегу буенча Ибрагимова А.Ф. җитәкчелегендә мастер класс утте. Мастер-класста “Ак калфак” оешмасында торучы мәдәният хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, китап укучылар катнашты.
Мастер-классның төп максаты татар халкының гореф- гадәтләрен саклап калу.
Ибрагимова А.Ф. мастер-класска калфакның өлгеләрен һәм аңа кирәкле әйберләрен әзерләп алып килде, текте, бизәп күрсәтте.
Татар калфагынын тарихы турында сөйләде.
Мастер-класс бик җанлы рәвештә барды.