Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Үткәннәр сагындыра...”

7 август көнне “Үткәннәр сагындыра...” дигән исем астында Авыл көнен бәйрәм иттек. Бәйрәмгә чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз да кайткан иде. Авыл мәдәният йортына гел ярдәм итеп торучы егетебез Газинур Тимергалиев авыл халкы һәм кунакларыбыз өчен Казан шәһәреннән Филормониядән җырчы кунаклар алып кайтты.

Бу авыл халкы өчен зур бүләк иде. Авылда туып үсеп, чит якларда тормыш иткән кызларыбыз-улларыбыз да безнең бәйрәмнең зур кунаклары булдылар. Бәйрәм бик югары дәрәҗәдә үтте.