"Наркотик - ак үлем" (Әңгәмә)
Наркоманиягә каршы көрәш өлкәсендәге хәлләрне яхшырту, наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Сөрде авылы китапханәсендә 10 нчы март көнне мәктәп укучылары өчен “Наркотик – ак үлем” исеме астында әңгәмә үтте. Укучылар өчен “Начар гадәтләргә юл куйма“ исемле күргәзмә тәкъдим ителде. Әңгәмәнең максаты: наркотикның кеше организмы өчен зарарлы булуын исбатлау; наркотик кулланган очракта килеп чыккан бәхетсезлек очраклары; балаларда наркотикка каршы тискәре йогынты ясау өстендә эшләү; наркотик кулланырга мәҗбүри иткән үзенең яшьтәшләре арасында каршы тору алымнарын тәрбияләү бурыч итеп алынды.