Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Күңел җылым сезне җылытсын"

28 нче февраль Сөрде авылы мәдәният йортында, сокландыргыч гүзәл табигатьле Сабада яшәп иҗат итүче язучы, 2014 нче елда  “Ел китабы” номинациясендә “Күгәрчен оя корганда” китабы белән 3 нче урынга лаек дип табылган, “Бәллүр каләм” бүләге иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ихлас күңелле, тәмле телле, гаҗәеп талантлы ханым - Гөлсинә Галимуллина белән  “Күңел җылым сезне җылытсын” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Гөлсинә ханым Галимуллина безгә “Мәхәббәт аланы”, “Ак бураннар аша”, “Күгәрчен оя корганда”,”Ефәк кулъяулык”,”Карлы миләш тәме”,”Томанлы төн” “Җиләкле тау сере” Алтын ачкыч”, “Ай күлгә сыенганда” исемле китаплары аша таныш. Андагы геройларның кичерешләре, мәхәббәт тарихлары, эчкерсез саф күңелле булулары белән китап укучыларда соклану хисләре уята. Шундый гади тел белән язылган бу әсәрләр тиз арада үз укучысын таптылар. Һәм китапханәләрдә иң күп укылучы әсәрләр исемлеген тулыландыралар.Чөнки ул китапларда язмыш әзерләгән авырлыкларга бирешмәгән, олы мәхәббәтләренә тугры калган, сынауларны акыл һәм сабырлык белән кичерә белүче, безнең күңелгә якын гади кешеләр турында язылган. Ул безнең белән очрашуга үзе генә килмәде, ә “Җиләкле тау сере” китабының төп герое Айбикә - Галимуллина Дания Муллануровна белән килде. Язучы белән очрашу бик җылы атмосферада барды, китап укучылар язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Китап укучыларга “Күңел җылым сезне җылытсын” исемле китап күргәзмәсе, аның һәрбер китабын чагылдырган презентация һәм буктрейлерлар тәкъдим ителде. Гөлсинә ханым сорауларга җавап биреп, халык белән аралашып, китапларның язылу тарихлары белән таныштырып чыкты. Кичәбез җыр-биюләр белән үрелеп барды. Җиләкле тау сере повестеннан өзек күрсәтелде, Дания Муллануровнага китап укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ул безгә үзенең тормышы турында сөйләде, матур-матур җырларын бүләк итте. Иң кызыклы сорау биргән укучыга үзе турында язылган “Җиләкле тау сере” китабын һәм календарьлар  бүләк итте. Бүгенге очрашу һәркем күңелендә истәлек булып сакланыр дип ышанып каласы килә. Очрашуны оештырырга ярдәм иткән хезмәттәшләремә, китапханәчеләргә, клуб хезмәткәрләренә, авылдашларыма, Яңа Кенәр авылы җирлеге башлыгы урынбасары Наил Мухаметбакый улы Наҗметдиновка һәм иң зур рәхмәтемне “АЮ” ширкәте җитәкчесе Сафиуллин Ягъфәр Әюповичка әйтәсем килә. Ул безнең китапханәгә язучының китапларын алыр өчен үзеннән зур өлеш кертте.