Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Егетләр - бөркетләр"

25 нче февраль көнне Түбән Оры мәдәният йортында китапханә белән берлектә 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көненә "Егетләр - бөркетләр" дип исемләнгән "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте тарафыннан бик матур әдәби кичә оештырылды. Кичәне Сөрде авылы китапханә мөдире алып барды. Аның башкаруында Рафаэль Сафинның "Кыр казлары" шигырен зал тында алмый тыңлады. Зөлфия Файзрахманова   Клара Булатованың "Сиңа кайтам" шигырен яттан сөйләп залны таң калдырды. Кичэ җыр биюләр белән үрелеп барды.