Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Мәдәни көндәлеккә сәяхәт"

21 нче октябрь  Сөрде башлангыч мәктәбендә “Мәдәни көндәлеккә сәяхәт” исемле мәдәни дәрес үтте. Бу көн  республикабызда көндәлекләрне мәктәп укучыларына тапшыру көне буларак билгеләнде. Башлангыч сыйныф укытучысы Файзрахманова Физия Ахеяр кызы укучыларны мәдәни көндәлек белән таныштырып китте, аларга аның белән эшләү тәртибен аңлатты. Китапханәче Вәлиева Альбина Ильгизәр кызы укучыларга мәдәни көндәлек сайтына кереп регистрация үтү буенча презентация тәкъдим итте һәм балаларны “Китап дөньясына рәхит ит”! исемле китап күргәзмәсе белән таныштырып китте. Көндәлек битендәге мәдәни оешмалар турында кыскача мәгълүмат бирелде.