Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!"

26 нчы гыйнвар көнне Сөрде башлангыч мәктәбендә китапханә белән берлектә “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!” исемле тематик кичә үткәрелде. Кичәгә әти-әниләр, бакча балалары, Яңа Кенәр мәктәбе укытучылары һәм мәктәптә тәртип саклау инспекторы килгән иде. Кичәбезнең максаты укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү; светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәләрен ныгыту; активлык, игътибарлылык тәрбияләү, олыларга карата хөрмәт хисен уяту. Укучылар игътибарына “Адымың нык, юллар имин булсын” исеме астында киңәш-күргәзмә тәкъдим ителде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләренә багышлап төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Юлда узеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Юлда йөрү кагыйдәләренең төрле очракларыннан театральләштерелгән тамаша  күрсәттеләр. Кичәбез бик мәгнәле, күңелле үтте.