Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Балалар күңленә юл" (Рафис Корбанга 60 яшь)

17 нче гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә Рафис Корбанга 60 яшь тулу уңаеннан мәктәп укучылары өчен "Балалар күңленә юл" дип исемләнгән әдәби сәяхәт уены үткәрелде.Укучыларга аның иҗатына, китапларына багышлап төзелгән китап күргәзмәсе һәм презентация тәкъдим ителде. Укучылар Рафис Корбанның шигырьләрен укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр.