“Татар милли киемнәре – үзе гузәл бер дөнья”
7 февраль көнне Сөрде авылы китапханәсендә “Татар милли киемнәре – үзе гузәл бер дөнья” исеме астында ,татар баш киеме калфак ясау-тегу буенча Ибрагимова А.Ф. җитәкчелегендә мастер класс утте.Мастер-класста “Ак калфак” оешмасында торучы мәдәният хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, хезмәт дәресе укытучысы, китапханәче катнашты.
Мастер-классның төп максаты татар халкының гореф- гадәтләрен саклап калу.
Ибрагимова А.Ф. мастер-класска калфакның өлгеләрен һәм аңа кирәкле әйберләрен әзерләп алып килде.Катнашучылар үзләренә охшаган нәкыш(орнамент) сайлап алып, хыялларын кушып калфакны тектеләр, бизәделәр.
Мастер-класс бик җанлы рәвештә барды.