Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Әкиятләр буйлап сәяхәт”

26 гыйнвар  көнне Сөрде авылы китапханәсе белән танышырга “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкәчә балалар килде.

Бу очрашуда  китапханәче аларга  Габдулла Тукайга 135 ел булу уңаеннан төзелгән, 2021 нче ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан төзелгән китап күргәзмәләре белән таныштырып китте.

Соңыннан мәктәпкәчә балаларга әдәби сәяхәт тәгьдим ителде, аларга әкиятләрдән өзекләрне танып-белеп әйтергә кирәк иде...

Нәни укучыларга “Татармультфильм” студиясе тәгдим иткән, Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп эшләгән татарча мультфильм  күрсәтелде.