Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Кышкы Сабантуй"

3 нче гыйнвар көнне Түбән Оры мәдәният каршында, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Кышкы Сабантуй" уеннары уздырылды. Бәйрәмебез кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызы авыл халкы белән бергә төрле уеннарда катнашты, балаларга үзләренең күчтәнәчләрен өләште. Мәйданның бер читендә яшьләр катнашында футбол ярышы үткәрелде. Бәйрәмебез җыр-биюләр белән үрелеп барды.Кунакларыбыз мичтә пешерелгән коймак һәм кайнап торган самовардан шифалы чәй белән сыйланды.