Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Яңа елның сихри төннәре" (Балмаскарад)

30 нчы декабрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Яңа елның сихри төннәре" исемле балмаскарад кичәсе узды. Кичәбезнең кунаклары Кыш бабай, Карсылу, Карчәчәк, Убырлы, Кызыл әтәч кич буе бәйрәмебезне үзләренең төрле кызыклы тамашалары белән, килгән кунакларыбызга чын сихри Яңа ел бүләк иттеләр. Кичәбез җыр биюләр, уен-җырлар белән үрелеп барды. Кыш бабабыз белән, китапханәбездә ел буе иң күп китап укыган укучыларны  һәм конкурсларда актив катнашкан  укучыларыбызны да бүләкләп киттек.